Школа » Презентации » Другие презентации » Хәтер ул - мәңгелек

Презентация - "Хәтер ул - мәңгелек"

0
04.06.23
На нашем сайте презентаций klass-uchebnik.com вы можете бесплатно ознакомиться с полной версией презентации "Хәтер ул - мәңгелек". Учебное пособие по дисциплине - Презентации / Другие презентации, от атора . Презентации нашего сайта - незаменимый инструмент для школьников, здесь они могут изучать и просматривать слайды презентаций прямо на сайте на вашем устройстве (IPhone, Android, PC) совершенно бесплатно, без необходимости регистрации и отправки СМС. Кроме того, у вас есть возможность скачать презентации на ваше устройство в формате PPT (PPTX).
Хәтер ул - мәңгелек 📚 Учебники, Презентации и Подготовка к Экзаменам для Школьников на Klass-Uchebnik.com

0
0
0

Поделиться презентацией "Хәтер ул - мәңгелек" в социальных сетях:

Просмотреть и скачать презентацию на тему "Хәтер ул - мәңгелек"

Хәтер ул – мәңгелек!

1 слайд

Хәтер ул – мәңгелек!

Максатыбыз – үлемсезлек чиген атлаган каһарман белән танышу, үткән белән бүгенге арасына мәңге җи
2 слайд

Максатыбыз – үлемсезлек чиген атлаган каһарман белән танышу, үткән белән бүгенге арасына мәңге җимерелмәслек изге күпер салу;
– якташыбыз, милләттәшебез Газинур Гафиятуллинның үрнәгендә батырлык сыйфатларын үзебездә тәрбияләү;
– татар әдәбиятында Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин образы бирелешен тикшерү.

Бурычларыбыз
— Газинур Гафиятуллиның тормыш юлын өйрәнү;
— Г.Әпсәләмовның “Газинур” романына ә
3 слайд

Бурычларыбыз
— Газинур Гафиятуллиның тормыш юлын өйрәнү;
— Г.Әпсәләмовның “Газинур” романына әдәби күзәтү ясау һ.б.

Без бит җиңгән,
Әй, син, бөек халкым, Батырлыгың хәттин ашканга...

4 слайд

Без бит җиңгән,
Әй, син, бөек халкым, Батырлыгың хәттин ашканга...
И.Ихсанова

Ватандашларыбыз кыю, батыр көрәшкәнгә
күрә, илебез Бөек Ватан сугышында җиңү
яулый.
Тиздән
5 слайд

Ватандашларыбыз кыю, батыр көрәшкәнгә
күрә, илебез Бөек Ватан сугышында җиңү
яулый.
Тиздән безнең илебез, Бөек Җиңүнең 77
еллыгын билгеләп үтәчәк. Безгә бу җиңү
җиңел бирелмәде. Сугыш безнең илебезгә
авыр яралар, күп югалтулар алып килде.

1941нче елның 22нче июнь иртәсе искиткеч матур, күк йөзе ап-аяз, көннең кызу булачагы күренеп тор
6 слайд

1941нче елның 22нче июнь иртәсе искиткеч матур, күк йөзе ап-аяз, көннең кызу булачагы күренеп тора. Бу көнне фашистлар Германиясе хыянәтчел төстә һөҗүм итеп, илдә Бөек Ватан сугышы башлана. Бөтен халык белән берлектә Татарстан хезмәт ияләре дә сөекле Ватаныбызны сакларга күтәрелә.
Тарихта тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы 1418 көн дәвам итә. Бу сугыш бик күп корбаннар китерде. Бөек Ватан сугышы фронтларында 14 мең 844 бөгелмәле сугышты, һәр өченче кеше өйләренә кайтмады.

5849 сугышчы-бөгелмәлеләр күрсәткән батырлыгы өчен сугышчан орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. У
7 слайд

5849 сугышчы-бөгелмәлеләр күрсәткән батырлыгы өчен сугышчан орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Ун офицер-бөгелмәле Александр Невский ордены кавалерлары булганнар. Якташларыбыз Бөек Ватан сугышы елларында 775 хәрби орден һәм 740 медаль белән бүләкләнгән. Икенче бөтендөнья сугышында бөгелмәлеләр кайда гына сугышмаган: аларның 75-е - Сталинград сугышында, 114-е - Курск дугасында, 930-ы -Берлин өчен көрәштә катнашкан. Безнең алты якташыбыз данлыклы Җиңү Парадында катнашкан.

«Күкрәкләре белән  дошманның ут амбразурасын томалап Бөек Җиңүне якынайткан якташларыбыз, милләттәшл
8 слайд

«Күкрәкләре белән дошманның ут амбразурасын томалап Бөек Җиңүне якынайткан якташларыбыз, милләттәшләребез»
Әхмәт Мөхәммәтов
Александр Матросов (Шакир Мөхәммәтҗанов)
Афанасий Панарин
Сәйфулла Йосыпов
Абдулла Сәлимов
Арсентий Карташов
Кәрим Исхаков
Газинур Гафиятуллин
Әхмәтгали Мөхәммәдиев
Филипп Мазилин
Бари Шәвәлиев
Хафиз Зарипов
Алексей Исаев

Газинур Гафиатуллович Гафиатуллин
тат. Газинур Гафиятулла улы Гафиятуллин,
Ğazinur Ğafiatull
9 слайд

Газинур Гафиатуллович Гафиатуллин
тат. Газинур Гафиятулла улы Гафиятуллин,
Ğazinur Ğafiatulla uğlı Ğafiatullin
Дата рождения 13 января 1913 Место рождения д. Сугушла, ныне Лениногорский район, Республика Татарстан
Дата смерти 14 января 1944 (31 год)
Место смерти у д. Овсище,
Великолукский район, Псковская

Гафиятуллин Газинур Гафиятулла улы (13.1.1913, Самара губернасы, Бөгелмә
өязе Сугышлы авылы- 14.
10 слайд

Гафиятуллин Газинур Гафиятулла улы (13.1.1913, Самара губернасы, Бөгелмә
өязе Сугышлы авылы- 14.1.1944, Псков өлкәсе, Великие Луки районы Овсище авылы,
Мякотино авылында җирләнә), Советлар Союзы Герое (4.6.1944, үлгәннән соң),
сержант. Колхозда, урман сәнәгате хуҗалыгында эшли. 1941 елдан Кызыл Армиядә.
1941 нең июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 20 нче укчы полкның (22 нче
армиянең 37 нче укчы дивизиясе) отделение командиры урынбасары. Көнбатыш,
Калинин, Төньяк-Көнбатыш, Балтыйк буе һәм 2 нче Балтыйк буе фронтлары
гаскәрләре составында Дрисса һәм Витебск чигендә оборона сугышларында (1941),
Смоленск сугышында (1941), Калининград (1941) һәм Ржев-Вязьма (1943) оборона
операцияләрендә, Холм һәм Великие Луки шәһәрләре янында Ловать елгасы өчен
барган бәрелешләрдә катнаша. 1944 нең 14 гыйнварында Овсище авылы өчен барган
сугышта батырлык күрсәтә: отделение белән бергә дошман дзотын юк итә, икенче
дзотның амбразурасына ташлана һәм утны күкрәге белән каплап һәлак була. Бөгелмә
шәһәрендә һәм Овсище авылында Гафиятуллинга һәйкәл куела. Геройның исеме
Казан, Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт урамнарына бирелә.

Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып.
Исемең калсын үзең үлсәң дә
Тарихлард
11 слайд

Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып.
Исемең калсын үзең үлсәң дә
Тарихларда укып ятарлык.
Муса Җәлил

Һәйкәлләр сөйли
Авылыбызның урта бер җирендә,
Иң матур һәм калку урында,
Һәйкәл булып баск
12 слайд

Һәйкәлләр сөйли
Авылыбызның урта бер җирендә,
Иң матур һәм калку урында,
Һәйкәл булып баскан солдат тора,
Винтовкасын кысып кулына.
Иңенә салган плащ-палаткасы
Кире кага салкын җилләрне.
Кисәтүле караш бөркеп тора
Җитди, кырыс, уйчан күзләрне.
Әйтә кебек алар:
-Тукта , иптәш, тукта!
Минем яннан
Тыныч кына үтеп китмә син!
Мин бит гади бер сын гына түгел,
Мин- көрәшче!
Авылдашың синең, иптәшең!
Тукта, иптәш, тукта!
Бер минутка гына туктал да син
Тирә-якка күз сал!-
Нинди матур синең һәрбер иртәң,
Йокың нинди тыныч!
Матурлыкны һәм шул тынычлыкны
Саклау синең бурыч!

Кыю үзең, тугъры сүзең
Әсәрләргә кергән Син.
Илемнең батыр егете –
Газинур Гафиятуллин!<
13 слайд

Кыю үзең, тугъры сүзең
Әсәрләргә кергән Син.
Илемнең батыр егете –
Газинур Гафиятуллин!
Синең батырлыгыңны
Үрнәк итеп сөйлиләр.
Балалар башка сугышлар
Булмасын, дип телиләр.

Абдуллина Илсинә

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

14 слайд

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Комментарии (0) к презентации "Хәтер ул - мәңгелек"