Презентация - "Проект эшчәнлегенең бер төре буларак лэпбук."
- Презентации / Другие презентации
- 0
- 12.03.23
Просмотреть и скачать презентацию на тему "Проект эшчәнлегенең бер төре буларак лэпбук."
Заһидуллина Рүзилә Рамазан кызы
Биектау муниципаль белем бирү учреждениесе “ Татарстан Республикасы Биектау беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Мастер-классның максаты
Лэпбук технологиясенең асылы, аны төзү этаплары белән таныштыру;
коммуникатив компетентлыкны үстерүдә, сүзлек байлыгын арттыруда, өйрәнелгән материалны ныгытуда интерактив уеннар җыелмасы папкасын төзү һәм аннан файдаланырга өйрәтү.
Мастер-классның бурычлары
-мастер-класста катнашучыларны билгеле бер эш алымнарын һәм лепбук технологиясенең нәтиҗәлелеген аңлап, аны үзләренең дәресләрендә куллануларына ирештерү;
-коммуникатив күнекмәләр формалаштыручы а
лымнар аша мастер-классның эчтәлеген ачу;
-укытучыларга әлеге алымнарның практик әһәмиятен күрсәтү.
Нәрсә ул «Лэпбук»?
Лэпбук ул – тематик, интерактив папка, кулдан ясалган кәгазь китапчык. Анда күптөрле мәгълүмат компакт рәвештә урнаштырылган. Ул – проект эшчәнлегенең бер төре.
Лэпбукны ничек ясарга соң?
Беренче этап – лэпбукның темасын сайлау.
Тема программада күрсәтелгән һәм дәреслеккә кертелгән өйрәнү бүлегенең темасы була.
Икенче этапта, ягъни план төзегәндә биремнәр сайлана.
Биремнәр сөйләм үстерүгә, танып-белү процессы, вак моториканы камилләштерүгә, терминнар белән таныштыруга, предметара, яки тормыш белән бәйләнешкә юнәлдерелгән булырга тиеш.
Өченче этапта лэпбукның формасы сайлана.