Презентация - "Сыйфат темасын өйрәнүдә уен технологиясен куллану"

- Презентации / Другие презентации
- 0
- 17.01.26
Просмотреть и скачать презентацию на тему "Сыйфат темасын өйрәнүдә уен технологиясен куллану"
Сайт klass-uchebnik.com предлагает качественные учебные материалы для школьников, родителей и учителей. Здесь можно бесплатно читать и скачивать современные учебники, рабочие тетради, а также наглядные презентации по всем предметам школьной программы. Материалы распределены по классам и темам, что делает поиск максимально удобным. Каждое пособие отличается логичной структурой, доступной подачей материала и соответствует действующим образовательным стандартам. Благодаря простому языку, наглядным схемам и практическим заданиям, обучение становится легче и эффективнее. Учебники подойдут как для ежедневной подготовки к урокам, так и для систематического повторения перед экзаменами.
Особое внимание стоит уделить разделу с презентациями - они становятся отличным визуальным дополнением к теории, помогают лучше понять сложные темы и удерживают внимание учащихся. Такие материалы удобно использовать в классе на интерактивной доске или при самостоятельной подготовке дома. Все размещённые на платформе материалы проверены на актуальность и соответствие учебной программе. Это делает сайт надёжным помощником в образовательном процессе для всех участников: школьников, учителей и родителей. Особенно удобно, что всё доступно онлайн без регистрации и в свободном доступе.
Если вы ищете надежный источник для подготовки к урокам, контрольным и экзаменам - klass-uchebnik.com станет отличным выбором. Здесь вы найдёте всё необходимое, включая "Сыйфат темасын өйрәнүдә уен технологиясен куллану", чтобы сделать обучение более организованным, интересным и результативным.
КЕРЕШ
Бүгенге көндә яңа буын стандартлары гамәлгә кертелә. Ул укытучылар алдына яңа бурычлар куя. Моңа кадәр яшәп килгән гадәти дәресләр, тәрбия чаралары белән генә
чикләнеп калмыйча, яңача эш итүне таләп итә.
Бүгенге көн дәресенең яңалыгы нәрсәдә соң? Бу дәресләр укытучы һәм укучы арасында үзара хезмәттәшлеккә нигезләнә. Укучыларны эшкә этәрү, кызыксындыру максатыннан төрле эш алымнарыннан файдаланып үткәрелгән дәресләр генә нәтиҗәләр бирә . Шуларның берсе-уен алымнары.
Дәрестә уеннар оештыру – укытуның актив формалары һәм методларыннан файдалану ул.
Проект эшебезнең максаты – укучыларга сыйфат сүз төркемен өйрәтүдә уеннарның әһәмиятен күрсәтү.
Максатыбызга ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:
–уеннарның укыту процессында тоткан ролен ачыклау;
– тел уеннарын билгеләү;
– төрле тел уеннарын тәкъдим итү.
Безнең проект эшебез кереш, ике бүлектән, йомгак һәм файдаланылган әдәбият бүлегеннән тора.
Уен технологиясен куллануның әһәмияте
Бала тормышындагы төрле характердагы уеннар аеруча әһәмиятле урын алып торалар.
Уен, акыл эшчәнлеген камилләштерү белән бергә, белем, тәрбия бирү кебек максатларны
да үз эченә ала. Бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары өчен уеннарның әһәмияте зур.
Укытучы уеннарны балалар эшчәнлегенә яраклы итеп оештырырга тиеш.
Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте
бик зур. Олыларга эштән бушаган вакытларында күңел ачу, ял итү, вакыт уздыру өчен бер чара
булса, бала өчен уен – чын шөгыльгә, тормыш көрәшенә һәм хезмәткә әзерләнү ул.
Уеннар асылда зурларның тормышын, көнкүрешен һәм хезмәтнең бер чагылышы булып тора.
Телне өйрәнгәндә уеннар, шигырьләр, җырлар темага яраклаштырып сайланылса, нәтиҗәсе уңай
була.
Телне өйрәтүдә иң актив уеннарны түбәндәгеләргә бүләргә мөмкин:
фонетик; 2) лексик; 3) фразалы уеннар; 4) грамматик; 5) укырга өйрәтү уеннары;
6) аудированиега өйрәтү уеннары; 7) сөйләмгә өйрәтү уеннары; 8) катнаш уеннар;
9) коммуникатив уеннар.
Уен технологиясенең роле һәм әһәмияте рус мәктәпләрендә татар теленә өйрәтүнең төрле
этапларында да бәхәссез.
Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүдә рольле уеннар актив кулланыла торган ысул булып
торалар. Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә укучылар аның
белән иркен эш итәләр. Шуның белән беррәттән, укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, тел
һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була.
Рольле уеннар берничә этаптан тора: өйдә яки сыйныфта әзерләнү; сыйныфта уенны
оештыру; йомгаклау этаплары. Уенны оештырганда, укытучы берничә факторны истә
тотарга тиеш:
– укучыларның коммуникатив эшчәнлеген активлаштыру;
– сөйләм дәрәҗәсенең төрле булуын истә тотып, балаларга рольләрне дөрес итеп
бүлеп бирү;
– уенның нәтиҗәсе укучыларның хисси халәтенә бәйле булу;
– укучыларга яхшы таныш булган ситуацияләрне файдалану;
– үзара ярдәмләшү,телдән актив аралашу мохите булдыру.
Дәрес-аукцион. Мондый характердагы дәресләрне оештыру башлангыч һәм урта
сыйныфларда нәтиҗәлерәк була. Мәсәлән, «Ашамлыклар кибетендә», «Ашханәдә»
һәм башка шундый темаларны өйрәнгәндә. Аукционда темага караган әйберләр өчен
активлыгын арттыра.
Димәк, уен рус телле укучыларга чит тел буларак татар телен өйрәтүдә алыштыргысыз
роль уйный.
Рус мәктәбендә уен технологиясен кулланып, сыйфатларны өйрәнү
Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәгъдим ителгән үрнәк программаларда 1 нче сыйныфта сыйфат темасы сыйфат+исем итеп бирелә, 2 нче сыйныфта сыйфатның гади дәрәҗәсен сөйләмдә куллану, 3 нче сыйныфта сыйфат сүз төркеме буларак өйрәнелә, 4 нче сыйныфта сыйфат темасы искә төшерелә, синоним һәм антоним сыйфатлар, сөйләмдә куллану күнекмәләре үстерелә, 5 нче сыйныфта сыйфатның дәрәҗәләре белән таныштыру, аларны сөйләмдә куллану, 6 нчы сыйныфта татар төркемнәрендә сыйфатларның ясалышы, дәрәҗәләре, аларның җөмләдә кулланылышы һ.б. өйрәнелә.
Уен технологиясен татар теленең төрле бүлекләрен өйрәнгәндә куллана алабыз. Алар берничә төркемгә бүленәләр. Шулай ук сыйфат темасын өйрәнгәндә кулланылган уеннарны берничә төркемгә бүлергә мөмкин: фонетик уеннар, лексик уеннар, фразалы уеннар, грамматик уеннар, укырга өйрәтү уеннары, тыңлап аңлауга өйрәтү уеннары, сөйләмгә өйрәтү уеннары, катнаш уеннар.
Фонетик уеннар
«Кызык телефон»
Тактада зур телефон рәсеме ясала. Дискта саннар урынына хәрефләр языла. Укучылар билгеле вакыт аралыгында күбрәк итеп (специфик татар авазларын кулланып) сыйфат+исем җыярга һәм аларны әйтергә тиешләр. Мәсәлән, кызыл, һәм, күлмәк, яшел, яулык, зур, чиләк, зәңгәр, җиләк һ.б.
«Сүзне әйт»
Алып баручы ( яхшы өлгерүче укучы) уенда катнашучыларга чираттан аваз әйтеп туп ыргыта (мәсәлән, [к]), катнашучылар әлеге аваз булган сүзне әйтеп ( [кызыл]), тупны кире ( [кара), [коңгырт] дип кайтаралар.
«Сүз уйлау»
Бу уен татар теленә генә хас авазларны өйрәнгәндә уйнала. Мәсәлән, [ә] авазына башланган яки шушы аваз булган сыйфатларны кем күбрәк әйтер?
Лексик уеннар
Лексикага өйрәткәндә карточкадагы уеннар, табышмаклар, кроссвордлар, чайвордлар, «Сүзне тап», «Мәкальне тап» кебегрәк уеннар куллану нәтиҗәле.
Лексик материалны кертү этабында укытучы әкренләп, мәгънәләре контексттан аңлашылган, яңа сүзләр кулланылган хикәя сөйли. Укучылар яңа сүзне кагыйдә чыгарып, синоним яки антоним сыйфатларны табып аңлатырга тырышалар. Икенче дәрестә укытучы яки укучы предметны атамыйча гына аның турында сөйләгәндә, лексик искә төшерүләргә мөрәҗәгать итәргә була, ә калганнар, ул кулланган әйтемне искә төшереп, җавабын табарга тырышалар, аны җөмләдә яки төрле сөйләм ситуациясендә кулланалар.
«Ул нинди төстә?»
Уен укучыларның төсләрне белдерүче лексика куллануны кабатлауга юнәлтелгән.
Өстәлдә төрле төстәге уенчыклар җәеп салынган. Укытучы бер укучыга (алып баручыга) берәр хайванны уйлап куярга киңәш итә. Калганнар аның нинди предмет икәнен белергә тиешләр.
Башта алар сораулар бирәләр: «Ул ак төстәме?», «Ул кызылмы?», «Ул зәңгәрсу төстәме?», «Ул карамы?» һ.б.
Шуннан төсне дөрес атаган укучы икенче сорау бирә: «Бу ак куянмы?». Әгәр укучы ялгышмаган икән, ул алып баручы була.
Уен-ярышлар кулланырга була (парлы, командалы, фронталь), шул исәптән викториналар, конкурслар, шулай ук «Аукцион» кебек уеннар. Монда бирем билгеле тема, ситуациягә караган сүз, әйтем, фразаны соңгы булып әйтүгә кайтып кала.
«Киресен әйт»
Балалар түгәрәккә басалар, уртада – алып баручы (яхшы өлгерешле бала). Ул уенны башлый: балаларга таныш булган бер сүз әйтә һәм тупны берәр уенчыга ыргыта. Уйнаучы сүзнең капма-каршы мәгънәсен әйтә һәм тупны кире кайтара.
Уенда түбәндәге сүзләрне кулланырга була: ак – кара, салкын – җылы, ачы-баллы, авыр-җиңел, кыска-озын,чиста-пычрак, батыр-куркак, тырыш-ялкау.
«Кем күбрәк әйтер?»
Укучылар ике төркемгә бүленәләр. Тактага 2 рәсем эленә. Һәр төркем укучылары, үз рәсеме буенча, чиратлашып, сүзләр әйтергә тиеш. Тукталып калган яки әйтә алмаган укучы уеннан чыга. Күбрәк сүз әйткән төркем укучылары җиңүче була.
«Домино»
Бер сүз бирелә. “Сары--------------лимон---------чәчәк--------чеби
Фразалы уеннар
«Сорау-җавап»
Сөйләшергә өйрәтүдә фразалы уеннар зур мәгънәгә ия, чөнки аларның җавабы гади генә булмый, ә элек өйрәнелгән лексик берәмлекләрне дөрес куллануны, татарча җөмләләрнең төзелешен белүне (хикәя, сорау, инкарь) сорый.
Мисалга «Сорау-җавап» тибындагы уенны китерергә була. Мәсәлән: Бер укучы соравын яза, икенчесе – җавабын (сорауны күрмичә). Ә менә «Юк-бар сүз» тибындагы уенда укучылар фраза төзи. Мәсәлән, берәү сыйфатны яза, язганны каплый һәм битне икенче кешегә бирә, ул синонимын яза һ.б.. Соңыннан алар бөтен класс белән укыла һәм хаталары төзәтелә.
«Лото»
Укучыларга карточкаларда сүзләр бирелә. Ул сүзләрне сайлап алып, җөмләдәге урыннарын табарга тиеш булалар. Мәсәлән, Рөстәм тырыш, игътибарлы малай.
Уен ахырында битләр ачыла һәм аларның эчтәлеге кычкырып укыла.
Шулай ук «ватык телефон» яки «попугай» тибындагы уеннарны кулланырга була. Монда сүзләр чылбыры төзелә, һәм һәрбер чираттагы сүз алдагы сүзнең ахыргы иҗегеннән башлана.
«Ватык телефон»
Балалар түгәрәккә басалар. Укытучы бер укучыга пышылдап кына сүз әйтә. Мәсәлән, яшел. Бу сүзне укучы күршесенә әйтергә тиеш. Сүз, шулай итеп, ахыргы укучыга кадәр барып җитә. Һәр укучы сүзне кычкырып әйтә, сүз үзгәргән булса, ялгыш әйткән кеше ачыклана һәм аңа «җәза» бирелә. Мәсәлән, шигырь сөйләү, җырлау һ.б.
Грамматик уеннар
Төрле грамматик күренешләрне кабатлатучы, камилләштерүче уеннар алда әйтелгән уеннар белән тыгыз бәйләнештә, чөнки алар сөйләм ситуацияләрен алмаштырмыйлар, ә өстәмәлелек бирәләр. Грамматик уеннар дәресләрдә дә, дәрестән тыш эшләргә бәйләп тә үткәрелә.
«Нәрсә,нинди, кайда?»
Укытучы сыйныф бүлмәсендәге, өстәлдәге, сумкадагы әйберләр турында сорый. Укучылар аларның урыны турында, өйрәнелгән җөмлә үрнәкләреннән файдаланып хәбәр итә. Мәсәлән, Бу нәрсә? – Бу карандаш. Карандаш нинди? Карандаш озын. Карандаш кайда? – Карандаш өстәлдә.
«Алар нинди ?»
Укытучы төрле темага караган исемнәр әйтә. Укучылар мәгънәләре буенча туры килә торган сыйфатлар уйлап әйтергә тиешләр. Мәсәлән, Әни акыллы (...). Куян куркак (...). Кем күбрәк сыйфат уйлап таба, шул җиңә.
«Телефоннан сөйләшү»
Һәр командадан ике алып баручы сайлап алына (яхшы өлгерүче укучылар), алар классның төрле башларында торалар. Алар «телефоннан» сөйләшәчәкләр. Беренче укучы «челтәр» буенча (ягъни калган укучылар) иптәшенә биреләчәк сорауны бирә, шуннан соң шул «челтәр» буенча аңа җавап та киләчәк. «Челтәрләрнең»бурычы – һәр фразаны дөрес һәм тиз бирергә, капма-каршы очракта «элемтә өзеләчәк», һәм команда җиңеләчәк.
Укырга өйрәтү, зиһен сынаш уеннары
«Сүзләрнең үз урыннарын тап»
Берничә тема буенча сүзле карточкалар әзерләнә (мәсәлән, «Йорт хайваннары», «Кыш», «Җәй»). Бутыйлар. Такта янына өч укучы чакырыла (аларның белемнәре бер дәрәҗәдә булырга тиеш). Алар 1 минут эчендә үзләренең темаларына караган сыйфатларны баганаларга җыялар. Аннан чират буенча үзләренең сүзләрен укыйлар. Калганнар игътибар белән тыңлыйлар һәм хаталарны төзәтәләр. Уенда катнашучылар сүзләр җыйганда башка укучыларга сыйфатларга сорау куярга, (авырдан өлгерүчеләргә), сыйфатлардан сүзтезмәләр ясарга (уртача өлгерүчеләргә) һәм (яхшы өлгерүчеләргә) җөмләләр төзергә бирергә була.
Әлеге уенны начар өлгерүчеләр белән, аларга темалар буенча әзрәк сүзләр биреп, башлау уңышлы. Уртача һәм яхшы өлгерүчеләргә һәрберсенә 3-6 сүздән күбрәк бирергә кирәк .
«Дәвам ит» уены
Мәсәлән, антоним сыйфатлар белән дәвам ит.
Яңа дустым булды дип, ... дусны онытма.
Эшле кешегә вакыт җитми, ... кешенең көне үтми.
Тыңлап аңлауга өйрәтү уеннары
«Яраткан әкият геройларыңны таны»
Укытучы (яки яхшы өлгерүче укучы) яраткан әкият геройларын сурәтли яисә алар турында укый. Укучылар тыңлыйлар. Алар кайсы әкият геройлары турында сүз барганын белергә тиешләр. Мәсәлән,
а) Аның чәче коңгырт, кыска. Борыны озын, кашлары кара. Колаклары зур, чиста. Ул матур, шаян малай. Аның исеме ничек? (Буратино).
б) Бу – кыз. Аның чәче зәңгәр, озын. Кашлары кара. Күзләре зәңгәр, зур. Борыны кечкенә. Ул матур кыз. Аның исеме ничек? (Мальвина)
«Иҗади диктант»
Укытучы аерым җөмләләр (сүзләр, фразалар,) әйтә, ә укучылар нәрсә ишетсәләр, шуны ясыйлар. Аннан соң рәсемнәр астына сыйфатлар язып куялар.
«Тамчы-шоу»
Тактада эчтәлеге буенча бер үк, бары тик берничә деталь белән генә аерыла торган рәсемнәр эленә. Ләкин аларның бары тик берсе генә уенда канашучылар тыңлаучы магнит язмасындагы хикәяне тасвирлый. Тыңланылган хикәягә туры килүче рәсемне күрсәткән уенчы җиңүче була.
Сөйләмгә өйрәтү уеннары
«Рәсем буенча сөйлә»
Ярышның һәр катнашучысы рәсем буенча, эчтәлек логикасын саклап, берәр җөмлә әйтәләр. Кем иң соңгы җөмләне әйтә, шул җиңүче була.
«Кем дәвам итә?»
Бер кешедән кала, уенның бөтен катнашучысы, алдан тыңланылган текст ярдәмендә, алдан укылган тексттан алынган сүзләр, фразалар белән карточкалар алалар. Уенда катнашучыларның барысы да сөйләм логикасын тыңлыйлар, чөнки аларның һәрберсе сөйләмдә үзенең урынын билгеләргә тиеш. Контролер (яхшы өлгерүче укучы) сөйләмнең барышы һәм логикасы артыннан тикшерә һәм уен ахырында нәтиҗә чыгара.
«Танышу»
Укучылар дәрескә төрле хайван, кош битлекләре, курчаклар алып киләләр һәм үзара түбәндәгечә сөйләшәләр.
1 нче вариант: – Бу нәрсә?
–Куян. Ул нинди?
– Куркак.һ.б
2 нче вариант:
- Синең курчагыңның исеме ничек?
-Аның күлмәге нинди төстә?
-Чәче нинди төстә?
-Син курчагыңа нинди тасма тагар идең?
Катнаш уеннар
«Төймә җыябыз»
Бу уен өчен укучыларның төсле карандашлары булырга тиеш.
Укытучы: «Бүген без дәрестә төймә җыячакбыз, дөресрәге, төймә рәсеме ясаячакбыз. Төймәнең сере шунда ки, һәр төймә бер сүзгә туры килә. Төймәләр күбәю белән безнең җөмлә дә зураерга тиеш. Димәк, беренче җөмлә бер сүздән, ягъни бер төймәдән тора («Аю»). Икенчесе – ике сүздән, ягъни ике төймәдән («Зур аю») тора. Һәр юл башында төймәләр ясап буйыйсыз, ә янына җөмләләр язасыз». Һәм шулай дәвам итә.
Нәтиҗәдә балалар 12-15 төймәдән торган хикәя яза. Мәсәлән, «Бу бик зур, акыллы, матур аю. Ул яшел урманда яши. ..... җиләкләр, үләннәр ашый. Аю ... бал ярата». Укучылар беренче төймә, ягъни беренче сүзне сайлагач, бу уен буенча мөстәкыйль язма эш үткәрергә була .
«Ел фасыллары»
«Ел фасыллары» темасы белән бәйле булган лексиканы активлаштыру. Бу уенны башлау алдыннан ел фасылларын һәм аларның билгеләрен кабатларга кирәк. Бу темада авыр булмаган шигырьләр ятларга була.
Аннан соң укытучы берәр укучыга исемен әйтмичә генә, берәр ел фасылын уйларга һәм аны сурәтләргә куша. Мәсәлән, «Салкын. Ап-ак. Мин тимераякта, чаңгыда шуам. Кар атышып уйныйбыз. Кар бабай ясыйм».
Укучылар белергә тырышалар: «Бу иртә язмы?», «Бу кышмы?».
Ел фасылларын дөрес атаган кеше җиңеп чыга.
Йомгаклау
Бала тормышында төрле характердагы уеннар аеруча әһәмиятле урын алып торалар. Уен, акыл эшчәнлеген камилләштерү белән бергә, белем, тәрбия бирү кебек максатларны да үз эченә ала. Бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары өчен уеннарның әһәмияте зур. Укытучы уеннарны балалар эшчәнлегенә яраклы итеп оештырырга тиеш.
Дәрестә уен элементларын куллану укытучыдан зур методик әзерлек һәм тәҗрибә сорый. Уенның кызыксындырырлык, мавыктыргыч итеп оештырылуы да мөһим. Шуның белән беррәттән, уенның белем һәм тәрбия чарасы икәнлеге дә игътибар үзәгендә торырга тиеш. Өйрәнелгән темадан соң үткәрелгән уеннар аеручы нәтиҗәле була. Рус мәктәпләрендә укучы балаларны татарча сөйләшергә өйрәткәндә укытучы файдаланган уен укучыларның сүз байлыгын арттыра, «дөрес әйттемме» дигән табигый курку- тартынуны да җиңәргә ярдәм итә.
Проект эшендә рус балаларына татар телен өйрәтүдә тел уеннарын куллану мәсьәләсе күтәрелде. Әлеге мәсьәләне чишү, куелган сорауларга җаваплар табу барышында түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:
– рус балаларына татар телен өйрәтүдә уеннар куллануның әһәмияте бик зур, алар үзләштерелүче материалны җиңеләйтә һәм чит телне өйрәнү процессын күңелле итә;
– уеннарын һәм аларның куллану закончалыкларын тикшереп, анализлап без рус телле укучыларга чит тел буларак татар телен өйрәтү процессында аларның алыштыргысыз роль уйнауларына ышандык. Нәкъ менә уенда баланың иҗади мөмкинлекләре ачыла һәм яхшыртыла. Уен әйләнә-тирә дөньяны танып белергә өйрәтә;
– тел уеннарының 8 төре барлыгы ачыкланды. Алар: фонетик («Кызык телефон», «Сүзне әйт» һ.б.), лексик («Аукцион», «Ул нинди төстә?» һ.б.), фразалы («Ватык телефон», «Сорау-җавап» һ.б.), грамматик («Нәрсә?нинди? кайда?», һ.б.), укырга өйрәтү ( «Сүзләне тап» һ.б.), тыңлап аңлауга өйрәтү («Диктор», һ.б.), сөйләмгә өйрәтү («Танышу»,«Рәсем буенча»,(«Кем дәвам итә?» һ.б.), катнаш уеннар («Төймә җыябыз»(«Ел фасыллары», («Эстафета» һ.б.). Бирелгән уеннар теманы үзләштерүне җиңеләйтәләр, аларны бары тик тиешенчә белеп, кирәкле урында гына кулланырга кирәк.
Шулай итеп, татар милләтеннән булмаган балаларга татар телен өйрәтүнең башлангыч чорында уеннарны дәрестә һәм дәрестән тыш куллану уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.
Дәрестә уеннарны куллану өчен укытучы зур методик әзерлекле булырга, уенны кызыксындырырлык, мавыктыргыч итеп оештырырга тиеш. Татар һәм рус телләренә үзара бәйләнешле өйрәтү бербөтен белем бирүне, әлеге телләрне укытуга максималь мөмкинлекләрнең методик якын булган берлеген тәэмин итә. Бу – укучыларның сөйләм эшчәнлегендәге ныклы белем һәм күнекмәләрен формалаштырырга, шулай ук уку процессын оптимальләштерергә мөмкинлек бирә.
Әдәбият исемлеге
1. Айдарова С.Х. К знаниям через игру: Методические разработки для учителей нач. классов, обучающих русскоязычных детей татар. языку/ С.Х.Айдарова. – Казань, 1998. – 115с.
2. Айдарова С.Х. Упражнения по татарскому языку для русскоязычных учащихся (1-3 классы)/ С.Х.Айдарова. – Казань: ТГГИ, 2002. – 36с.
3. Айдарова С.Х. Игры на уроках татарского языка: Методическое пособие/ С.Х.Айдарова. – Казань: Gumanitarya, 2004. – 20с.
4. Әсәдуллин А.Ш., Юсупов Р.А. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре/ А.Ш.Әсәдуллин, Р.А.Юсупов. – Казан: Мәгариф, 1998. – 151б.
5. Вәлиева Ф.С., Саттарова Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы/ Ф.С.Вәлиева, Г.Ф.Саттарова. – Казан: Раннур, 2000. – 455б.
6. Мияссарова И.Х. Азрак ял итеп алыйк: Физкультминутлар, сүзле-хәрәкәтле уеннар (Башлангыч мәктәп, татар теле укытучылары, тәрбиячеләр һәм студентлар өчен кулланма)/ И.Х.Мияссарова. – Казан, 1998. – 60б.
7. Харисов Ф.Ф. Обучение татарской устной речи: Лингводидактические основы первоначального обучения татарской устной речи в русской школе/ Ф.Ф.Харисов. – Казань: Магариф, 1999. – 175с
8.Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре.–Казан: Татар. кит. нәшр., 2015.
9.Харисов Ф.Ф. Татар теле: яңача укыту юнәлешләре. –Казан, 2015.- 53б
10.Хәйдәрова Р.З., Малафеева Р.Л. “Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы” (1-11 нче сыйныфлар), – Казан: Тат.кит. нәшрияты, 2014.
11.Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М.“Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларында Татар теле укыту 1-4 сыйныфлар, - К, Татарстан китап нәшрияты, 2015.


















