Презентация - "Призентация : "И туган тел, и матур тел""
- Презентации / Другие презентации
- 0
- 09.11.24
Просмотреть и скачать презентацию на тему "Призентация : "И туган тел, и матур тел""
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты “Умырзая” Олы Елга балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Тема:
“Балалар бакчасында балаларның сөйләм телен үстерүдә гореф – гадәтләрнең роле”
Тәрбияче : Галиуллина Мәүлия Корбангали кызы
Актуальлеге
Балалар бакчаларында балаларның сөйләм телен үстерүне халык авыз иҗатыннан, фольклорыннан башка күз алдына да китереп булмый. Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре , гореф гадәтләре, йола бәйрәмнәре яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак булып тора. Ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Авыз иҗатын халыкның күмәк акылы, сәнгатькә сәләте тудырган, форма ягыннан гасырлар буе камилләштереп, сүз сәнгате югарылыгына күтәргән. Милли тәрбия, туган тел чыганагы булган фольклор әсәрләрен өйрәнү балаларның тел байлыгын, фикерләү сәләтен үстерә. Балаларны әйләнә - тирә белән, табигать һәм табигать күренешләре белән таныштыруда, эстетик, физик һәм хезмәт тәрбиясе бирүдә халык авыз иҗатының роле әйтеп бетергесез.
Проектның максаты:
Халык авыз иҗатын, фольклорын куллану аша балалар
бакчаларында балаларның сөйләм телен үстерү
Бурычлары:
- Балалар бакчасында балаларга татар халкының тарихын, йола-бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, культурасын, әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәтү, тәрбия һәм белем бирү процессында куллану;
- Балаларның халык авыз иҗаты үзенчәлекләрен үзләштерү аша туган телдә аралашу культурасын, бәйләнешле сөйләмне үстерү, сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү, сәнгатькә һәм мәдәнияткә кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү;
-Татар халык фольклорына нигезләнеп, балаларның күзаллауларын үстерү, татар халкының көнкүреш предметларына, туган телнең нечкәлекләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту;
Балалар бакчасында һәм гаиләдә ана телен саклау буенча, ата - аналар белән төрле эш формаларыннан файдалану;
Балалар бакчаларында балаларның сөйләм телен үстерүне халык
авыз иҗатыннан, фольклорыннан башка күз алдына да китереп
булмый.
“Умырзая” балалар бакчасы эш тәҗрибәсеннән чыгып,
“Балалар бакчасында фольклор әсәрләре кулланылышы”
исемле методик кулланмам дөнья күрде.
Бармак уеннары, эндәшләр, такмаклар, тел
көрмәкләндергечләр,
тизәйткечләр – балаларның сүзлек байлыгын үстерүдә,
авазларны дөрес әйтергә өйрәтүдә ярдәм итәләр
Татар халкы әкиятләргә бай халык. Әкиятләр– балалар арасында иң популяр әсәрләр. Туган телдә төрле театральләшкән тамашалар күрсәтү аша балаларның тел байлыгы арта, артистлык сәләте үсә.
Татар халык авыз иҗатында шактый киң урын алган, тормышта нык таралган һәм хәзерге көндә дә еш кулланыла торган жанр – ул мәкальләр һәм әйтемнәр
Музей тирәлегендә бала һәм олы кешенең үзара аралашуы,
балаларның туган телдә сөйләме, эзләнү, иҗат итү һәм тәрбия-белем бирү эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итә.
Балалар бакчасында балалар белән “Нәүрүз”, “Аулак өй”,
“Минем шәҗәрәм” дигән чаралар үткәрү үзебезнең төбәкнең
табигатен, милли гореф-гадәтләрен, көнкүрешен өйрәнеп тормышка
якынрак килергә, әби-бабай, әти-әниләребезнең әхлакый тәртип-кагыйдәләрен барларга мөмкинчелек тудыра.
Балалар белән түбәндәге әңгәмәләр үткәрелә:
“Туган ягыбызның чишмәләре”, “Авылыбыз мәчетләре”,
“Тел күрке - сүз”, “Әбием киңәшләре”, “Шифалы үләннәр”,”Исемең матур, кемнәр кушкан”, “Һәр чәчәкнең-үз исе,һәр халыкның-үз төсе”.