Презентация - "Презентация "Татар халык уеннары аша милли тәрбия бирү""

- Презентации / Другие презентации
- 8
- 28.03.24
Просмотреть и скачать презентацию на тему "Презентация "Татар халык уеннары аша милли тәрбия бирү""
Сайт klass-uchebnik.com предлагает качественные учебные материалы для школьников, родителей и учителей. Здесь можно бесплатно читать и скачивать современные учебники, рабочие тетради, а также наглядные презентации по всем предметам школьной программы. Материалы распределены по классам и темам, что делает поиск максимально удобным. Каждое пособие отличается логичной структурой, доступной подачей материала и соответствует действующим образовательным стандартам. Благодаря простому языку, наглядным схемам и практическим заданиям, обучение становится легче и эффективнее. Учебники подойдут как для ежедневной подготовки к урокам, так и для систематического повторения перед экзаменами.
Особое внимание стоит уделить разделу с презентациями - они становятся отличным визуальным дополнением к теории, помогают лучше понять сложные темы и удерживают внимание учащихся. Такие материалы удобно использовать в классе на интерактивной доске или при самостоятельной подготовке дома. Все размещённые на платформе материалы проверены на актуальность и соответствие учебной программе. Это делает сайт надёжным помощником в образовательном процессе для всех участников: школьников, учителей и родителей. Особенно удобно, что всё доступно онлайн без регистрации и в свободном доступе.
Если вы ищете надежный источник для подготовки к урокам, контрольным и экзаменам - klass-uchebnik.com станет отличным выбором. Здесь вы найдёте всё необходимое, включая "Презентация "Татар халык уеннары аша милли тәрбия бирү"", чтобы сделать обучение более организованным, интересным и результативным.
"Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз“.
Максат:
1. Балаларда татар халкына хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү;
2. Балаларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү; дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;
3. Телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.
4. Халкыбызның бай рухи дөньясы белән танышуны дәвам итү;
5. Татар халкы белән горурлану хисләре тәрбияләү өстендә эшләүне дәвам итү.
Бурычлар:
- балаларда сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү;
-аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү;
-аралашу осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеш булдыру;
-укучыларның образлы, логик фикерләү сәләтен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләре тәрбияләү.
Татар халык уеннары:
Балалар тормышында иң мөхиме, иң кирәклесе, баланың төп эше – ул уен. Татар халык фольклорында хәрәкәтле уеннарга зур урын бирелгән. Аларны уйнар өчен катлаулы кагыйдәләр дә, кыйммәтле уен кораллары да кирәкми, бары тик теләк һәм җитезлек кенә кирәк. Җырлы-биюле, түгәрәкле уеннар балаларның зәвыгын арттыра, әхлакый һәм эстетик яктан тәрбияләүгә булыша. Милләтебезнең гореф-гадәтләре , йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан татар халык уеннары балаларда үз көченә ышану, бердәмлек, ярдәмләшү, кешелеклелек, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли.Балалар «Түбәтәй», «Кәрия-Зәкәрия» халык уеннарын яратып уйныйлар.
Балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә татар халык әкиятләре - балаларга телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга,үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга,туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә , өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләргә, үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итә. Балалар татар әкиятләрен бик яратып уйныйлар.Мәсәлән «Буләк кемгә?», «Өч кыз» әкиятләрен сәхнәләштереп, балалар шәһәр куләмендә уздырылган конкурсларда лаеклы урыннарны яуладылар.
Бүген милли мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләрендә эшләүче тәрбиячеләр алдында торган бурычларның иң мөһиме –балаларга татар телен өйрәтү, аларны татар халкының тарихы, матур йола, гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре, мәдәнияте белән таныштыру; татар халкының фольклоры, театр сәнгате аша телебезнең байлыгын, зәвыгын, матурлыгын, аһәңен балаларга җиткерү. Моны балалар төрле татар милли бәйрәмнәрдә, мәдәни чараларда катнашып дәлиллиләр: шигырь конкурсларында шигырьләрне сәхнәләштереп сөйлиләр, театральләштерелгән тамашалар күрсәтәләр.
Туган телне өйрәнүдә театрның роле бик зур. Безнең балалар бакчасында театр эшчәнлегенә дә зур игътибар бирелә. Тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе белән берлектә театр эшчәнлеге буенча күп эш алып барыла:балалар белән бик күп театральләштерелгән тамашалар, әкиятләр сәхнәләштереп бакча балаларына, ата-аналарга күрсәтәбез, балалар бакчалары арасында оештырыла торган театр конкурсларында катнашабыз.
Г.Тукай-милли горурлыгыбыз булып тора.Аның туган көненә багышлап балалар белән төрле мәдәни чаралар үткәрәбез. Аның әсәрләрен балалар театральләштереп күрсәтәләр.
Балаларга милли тәрбия бирүдә китапханә хезмәткәрләре белән очрашып,аралашып тору да зур этәргеч булып тора.Г.Тукайга багышланган бәйрәмнәрне берничә ел рәттән китапханәдә уздырабыз.
Татар халкының милли уеннары мәктәпкәчә яштәге балаларны тәрбияләүдә иң мөһим һәм алыштыргысыз чара булып тора. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйллекләре арта, оештыру сәләтләре үсә. Кечкенә вакытта алынган хәрәкәт күнекмәләре балаларга әйләнә -тирә мөхит белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә.









