Презентация - ""Авыл өендә кунакта" 8 нче сыйныфта тәрбия сәгате"
- Презентации / Другие презентации
- 0
- 12.03.23
Просмотреть и скачать презентацию на тему ""Авыл өендә кунакта" 8 нче сыйныфта тәрбия сәгате"
Бу өзектә татар халкының нинди җиһазы турында сүз бара?
“Ипи пешкән арада, өй тәртипкә китерелә. Өйдәгеләрнең кәефе шат, чөнки мичтә ипи пешә. Аның хуш исе бөтен өйгә тарала. Ниһаять, иң тантаналы вакыт җитә. Ипи салучы бу мизгелне бик борчылып көтә: ризыгы уңганмы, юкмы? Менә мич капкачы ачыла һәм табагач белән кайнар таба тартып чыгарыла...”
Орчык - веретено
“Мин – орчык. Үзем кечкенә, үзем очлы. . Йонны мин бии-бии әйләнеп эрлим, минем урыным йон яза торган каба янында.
Чигүле сөлге – вышитое полотенце
«Ә мин – чигүле сөлге. Мин дә мактана алам. Мин матур һәм чигүле. Мине кызлар кич утырып чиктеләр. Син, орчык дус, биесәң, ә мин җырларда җырланам. Минем урыным түрдә!”
Табагач - сковородник
«Мин – табагач. Кемнең тамагы ач? Һә-һә-һә... Кайнар мичтәге пешкән хуш исле ипине, тәмле бәлешләрне бары тик минем белән генә тартып чыгарганнар Минем урыным мич алдында”
Агач кашык – деревянная ложка
«Мин -агач кашык. Һәй мактанчыклар, аның каравы минем белән кайнар аш ашаганнар. Мин бизәкле дә, чәчәкле дә. Беләсегез килсә мин авызны пешермим. Минем урыным өстәлдә.»